news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар әлегә билгесез

Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар әлегә билгесез
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш?» дигән темага дискуссион матбугат очрашуы узды.

Очрашуда «Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Татар-информ», «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова, дин белгече һәм яшь язучы Айдар Шәйхин, язучы Равилә Шәйдуллина, «Идел» журналы хезмәткәрләре, яшь язучылар Гүзәл Закирова һәм Зөләйха Камалова катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Очрашуның әһәмиятле нәтиҗәләренең берсе — әлегә рәислеккә дәгъва кылучы кандидатлар ачыкланмаган. «Сүзләр генә йөри», – ди Ләбиб Лерон. Ә «Сез рәис булырга телисезме?» дигән сорауга, ул: «Үземнең эшем дә бик әйбәт», — дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, рәис булып сайлануга шатлана торган кеше «юләр булырга тиеш».

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Үземнең эшем дә бик әйбәт»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Киләсе рәиснең иҗат белән идарә итә белүе, команда төзи алуы һәм язучыларның тормыш шартларын яхшыртуы кирәк дигән фикерләр әйтелде. Рөстәм Галиуллин исә «Безгә, беренче чиратта, акча һәм медальләр түгел, ә язучының иҗаты әһәмиятле», – дип кисәтү ясады.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук яшьләрне Татарстан Язучылар берлегенә җәлеп итү, кызыктыру кирәклеге турында бәхәс чыкты. Гүзәл Закирова язучылар берлегенә барасы килмәве турында әйтте. «Татар китабы йорты, милли китапханә бар. Ә Язучылар берлегенә ремонт та кирәк шикелле», – ди ул. Зөләйха Камалова да рәисне яшь кеше булырга тиеш дип саный. «Язучылар берлеген исән калдырыйк дисәк, аны яшләр кулына тапшырырга кирәк», — ди ул.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, язучылар берлеге үсешендә яңа карашлар һәм яшьләрнең катнашуына игътибар күбрәк бирелергә тиешлеге күз алдында тотылачак, диелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100