news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылар берлеге рәисе Анкарада укучы татар студентлары белән очрашты

Татарстан язучылар берлеге рәисе Анкарада укучы татар студентлары белән очрашты
Рамилә Яруллина-Йылдырым

Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм язучы Ркаил Зәйдулла Төркия башкаласында укучы татар студентлары, шунда яшәүче татар галимнәре Рамилә Яруллина-Йылдырым, Ильяс Мифтахов белән очрашты.

Очрашу Еразия язучылар берлеге бинасында үтте. Чарага Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу, Башкортостан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, төрек шагыйре Али Акбаш катнашты.

Үзара танышу белән башланган очрашуда Ркаил Зәйдулла шигырьләрен һәм аларның язылу тарихларын сөйләде, аның сүзләренә язылган Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында «Туган ил» җыры тыңланды.

Очрашу ахырында Якуп Өмәроглу Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага һәм очрашуга катнашкан кунакларга Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында яңа гына дөнья күргән Нурихан Фәттахның төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Сызгыра торган уклар» китабын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100