news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге Драматурглар семинарында уку өчен драма әсәрләре көтә

Татарстан Язучылар берлеге Драматурглар семинарында уку өчен драма әсәрләре көтә
Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинарыннан күренеш. 2021 ел
Максим Кәримов/архив

Татарстан Язучылар берлеге драматурглардан Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинарында уку өчен пьесалар көтә.

«Семинарның максаты: Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче драматургларны бер мәйданга җыеп, әдәбиятның әлеге өлкәсендә танылган әдипләр һәм яңа исемнәр белән таныштыру, традицион юнәлештәге һәм заманча алымнар белән иҗат ителгән яңа әсәрләрне укып фикер алышу, әсәрләрне театр эшлеклеләренә тәкъдим итү», диелгән хәбәрдә.

Семинарда катнашучыларга таләпләр: тәкъдим ителүче әсәр 2021- 2023 ел аралыгында язылган булырга тиеш; әсәрнең күләме 50 биттән (14/1,5/А4) артмасын.

Семинарда укылачак әсәрне 2023 елның 10 августына кадәр sprt@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

  • Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары язучының туган ягында – Кама Тамагы районында 2023 елның 25-27 августларында үтәчәк
news_right_1
news_right_2
news_bot