Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлуның әнисе җир тетрәү корбаны булган
Атна башында Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган җир тетрәү вакытында ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлуның әнисе һәлак булган. Язучы һәм тәрҗемәче Кутлу җир тетрәү эпиүзәге булган Кахраманмараш шәһәрендә туган. Ул күптән Татарстан башкаласында яши, аңа 48 яшь. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.
Әдәбиятчы Татарстанга 1993 елда ук студентлар алмашу программасы буенча Алабуга педагогика университетына килә, ә бераздан Казанда төпләнеп кала. Кутлуны Төркиядә татар әдәбиятын популярлаштыручы дип атарга була. Ул Тукай, Әмирхан, Ибраһимов, Гыйләҗев һәм кайбер хәзерге авторларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә, Татарстан язучыларының китапларын Төркиядә чыгарырга ярдәм итә. Кутлу шулай ук Саҗидә Сөләйманова исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты булып тора.
«Гафу итегез, мин бу хакта медиага сөйләмим, бу минем шәхси кайгым, шалтыратуыгызга рәхмәт», - дип җавап биргән «БИЗНЕС Online»га язучы һәм тәрҗемәче.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә җир тетрәү вакытында 14 меңнән артык, Сириядә 1 меңнән артык кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз