news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы башланып китте

Язучыларның гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара.

Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы башланып китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы Берлек рәисе Данил Салихов чыгышы белән башланып китте. Ул быелгы әдәби ел уңышларын санап үтте.

Язучыларның гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара. Җыелышны Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып бара.

Җыелышның түрендә Берлекнең Президиум әгъзалары, шул исәптән, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татрстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, күренекле язучылар Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Әхәт Мушинский һәм башкалар утыра.

Татарстан язучылары 2017 елда вафат булган каләмдәшләрен - Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанны, Тукай премиясе лауреаты Марсель Зариповны, Аркадий Мельниковны, Николай Беляевны, вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов премиясе бирелгән Ризван Хәмидне бер минут тынлык белән искә алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100