news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучыларын Болгарда Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады

Язучылар Болгар музей тыюлыгы җирендәге беренче экскурсияне Абдулла Алиш музееннан башлады.

Татарстан язучыларын Болгарда Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады
Владимир Васильев

(Болгар, 26 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан язучыларын Болгар цивилизациясе музее янында Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршы алды. Язучыларга икмәк белән тоз һәм чәкчәк тәкъдим иттеләр.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов район башлыгына язучыларга игътибары өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Ат аунаган урында төк калыр" ди халык, ә язучы булган җирдә тарих кала", - диде Данил Салихов һәм әлеге очрашуның тарихка кереп каласына ышаныч белдерде.

Данил Салихов язучыларның бүгенге сәфәре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның да хәбәрдар булуын искәртте.

Язучылар Болгар музей тыюлыгы җирендәге беренче экскурсияне Абдулла Алиш музееннан башлап җибәрделәр. Әлеге музей туристлар күбрәк күрсен өчен Спас районының Көек авылыннан Болгарга күчерелгән. Экскурсия Болгар цивилизациясе музеенда дәвам итте.

Язучылар өчен татар телле экскурсовод экскурсия ясады. Галим Хатыйп Миңнегулов экскурсовод сүзләренә фәнни өстәмәләр кертте.

Язучыларның Болгарга сәфәре бүген көн буе дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100