Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан язучылары Уфаның татар гимназиясендә укучылар белән очрашты
Очрашу Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылган.
(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Уфаның 84нче татар гимназиясендә укучылар Татарстан язучылар берлеге вәкилләре - Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ һәм Татарстан язучылары берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән очрашты.
- Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе 2002 елда 84 урта мәктәбе нигезендә оешкан. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала. Шуларның яртысыннан күбрәге "Туган тел" предметы буларак татар телен укый. Мәктәп ике сменада белем бирә.
Татар язучылары берничә сыйныфка кереп, дәрес барышы белән танышты. Татар әдәбияты классында язучы Миргазиян Юныска багышланган дәрес бара иде. Тагын бер класста язучылар Тукайга багышланган дәрестән өзек карады. Мәктәп директоры Равил Идрисов шулай ук мультимедиа сыйныфны да күрсәтте.
Һәр сыйныфта татар шагыйрьләре укучы балаларга үз әсәрләрен укыды. Данил Салихов 84нче татар гимназиясендә укучы балаларны Татарстанда үткәрелгән әдәби бәйгеләрдә катнашырга өндәде.
Бүгенге очрашу Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз