Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан язучылары Уфага Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашуга барды
Рифат Җамал һәм Нәҗибә Сафина әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Уфада татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашу булды.
Әлеге очрашуда катнашу өчен Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм күренекле татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина барды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.
Мәҗит Гафурига багышланган чаралар Гафури районында дәвам итте. Ул әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бәйрәм кунаклары бөек әдипкә багышланган чыгышларында аның иҗатын югары бәяләделәр, шигырьләрен укыдылар, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз