news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Прагада очрашу уздырды

Татарстан вәкиллеге Австриянең Линц шәһәрендә узучы халыкара ПЕН-клубы юнәлеше буенча 75нче Бөтендөнья конгрессына килгәннәр иде

(Прага, 27 октябрь, Татар-информ, Ландыш Харрасова). Татарстан язучылары Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Әхәт Мушинский һәм юрист Борис Пантелеев Чехиянең Прага шәһәрендә яшәүче рус язучылары һәм “Азатлык” радиосы хезмәткәрләре белән очрашты.

Татарстан вәкиллеге Австриянең Линц шәһәрендә узучы халыкара ПЕН-клубы юнәлеше буенча 75нче Бөтендөнья конгрессына килгәннәр иде. Әлеге чара кысаларында, алар бер көнне Прагада уздырды.

Рус мәдәнияте үзәгендә оештырылган очрашуны тумышы белән Казаннан булган һәм хәзерге вакытта Прагада яшәүче танылган җырчы Эдуард Трескин алып барды.

Очрашуда сүз күбрәк әдәбият турында барды. Татарстан вәкиллеге елга ике тапкыр язучылар иҗатын чагылдырган альманах чыгаруын әйтте. Прагадагы язучылар исә татарстанлыларны үзләренең альманахы белән таныштырды. Алар аны елына 6 чыгара икән.

Әмма язучылар СССР таркалганнан соң үзара аралашу җитмәүне билгеләп узды.

Разил Вәлиев Прага язучыларына республика, милли китапханә, әдәбият өлкәсендәге вәзгыять, татар теленең бүгенге хәле турында сөйләде. Мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентының алынуы татарлар өчен борчылу тудыруын ассызыклады.

Очрашуда шулай ук язучылар үзләре язган шигырьләрне укыды, тәҗрибә уртаклашты.

Соңыннан язучылар Прагадагы “Азатлык” радиосы бинасында булып, татар журналистлары белән аралашты, радионың эшчәнлеге белән танышты һәм “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100