news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Болгарга сәфәргә кузгалды

Язучылар Болгарга барышлый Абдулла Алиш туган Көек авылына кереп шигъри кичә уздырачаклар.

Татарстан язучылары Болгарга сәфәргә кузгалды
Владимир Васильев

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары Болгарга юлга кузгалдылар. Алар белән бергә "Татар-информ" хәбәрчеләре дә сәфәр чыкты.

Язучылар Болгарга барышлый Абдулла Алиш туган Көек авылына кереп шигъри кичә уздырачаклар, авыл халкы белән очрашачаклар. Язучыларның килүен Спас районы җитәкчелеге көтеп тора.

Язучылар делегациясен Берлек рәисе Данил Салихов җитәкли. Ул автобус кузгалыр алдыннан каләмдәшләренә хәерле сәфәрләр теләде. Автобуста шигъри марафон оештырып олы юлда шигырьләр укып барырга тәкъдим итте.

Шигъри марафонны әдәбият аксакалларының берсе Гәрәй Рәхим башлап җибәрде. Галим Хатыйп Миңнегулов татар тарихына бәйле мәгълүмат бирде. Әлеге сәфәрне татар әдәбияты үсеше өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды.

Автобуста кырыклап язучы утыра. Арада Башкортстан вәкиле, язучы Ренат Камал да бар. Сәфәр чыккан язучылар арасында Госман Гомәр, Марат Әмирхан, Хатыйп Миңнегулов, Хәнәфи Бәдигый кебек сиксән яшьне узган язучы һәм галимнәр бар, иң яше - Рифат Сәлах. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100