Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Язучылар берлегенең яңа әгъзасын Арчада “Әдәби суд” көтә
Гаепләү объекты - Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиевның "Киселгән тамырлар" әсәре.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрьдә “Идел” журналы Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” чәчмә әсәре буенча “Әдәби суд” үткәрә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Зиннур Тимергалиев “Кичә яраттым” (ТКН, 2018) китабы, җыр текстлары һәм вакытлы матбугатта басылган проза әсәрләре авторы. Арчада яши.
"Казый" Камил Кәримов җитәкчелегендә барачак “Әдәби суд” кысаларында “гаепләүче” Әлфәт Закирҗанов әсәрне тәнкыйтьләячәк, “яклаучы” Рифә Рахман язучыны һәм аның иҗат җитмешен яклаячак.
Гаепләүче ягыннан - Ландыш Әбүдәрова, яклаучы ягыннан Вакыйф Нуриев "шаһит"лар булып чыгыш ясаячак. Чарада шагыйрьләр, прозаиклар, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.
- Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт.
«Әдәби суд» та гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз