news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылар берлегенең Тәрҗемә үзәген Алена Кәримова җитәкләргә мөмкин

Татарстан язучылар берлеге карамагында Әдәби тәрҗемә үзәге ачу — Ркаил Зәйдулланың Берлек рәисе буларак үз алдына куйган төп бурычларының берсе.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлегенең Тәрҗемә үзәген Алена Кәримова җитәкләргә мөмкин.

«Безнең Әдәби тәрҗемә үзәге үз эшен башлап җибәрергә тора. Мөгаен, аны Алена Кәримова җитәкләр. Ул Мәскәүдә яши. Аның нәшриятлар, редакцияләр һәм Мәскәү язучылары белән элемтәләре зур», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында.

Татарстан язучылар берлеге карамагында Әдәби тәрҗемә үзәге ачу — Ркаил Зәйдулланыңң Берлек рәисе буларак үз алдына куйган төп бурычларының берсе.

Алена Кәримова — шагыйрә, тәрҗемәче. Г.Державин һәм М.Горький исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Иҗади эшчәнлеген Казанда башлады, хәзер Мәскәүдә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100