news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлегендә «Туташ» романы турында фикер алышачаклар

Айгөл Әхмәтгаливаның романы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 29 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть һәм Проза остаханәләренең берләштерелгән утырышында Айгөл Әхмәтгаливаның "Туташ" романы турында фикер алышалар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте социаль челтәрдә хәбәр итә.

Роман Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган.

  • Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская — беренче татар актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисткасы. Ул 1907 елдан «Сәйяр» дип аталган беренче татар профессиональ театр труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада «Нур» театры оеша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100