news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучылар җыела

Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның иҗатлары тикшереләчәк.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). 3 апрель көнне 15 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. Анда Г.Тукай премиясенә быелгы кандидат язучыларның китаплары турында фикер алышачаклар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайты хәбәр итә.

Утырышта Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген дәгъвалаучы язучылардан Әхәт Гаффарның - “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы”, “Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары; Камил Кәримовның -  “Карурманда кара песи”, “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары; Зиннур Хөсниярның “Кичү”. “Гарасат”, “Көмеш чыбыркы” китаплары турында фикер алышу булачак.

Очрашуга хәзерге татар прозасы һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучыларны чакыралар. Фикер алышуда күрсәтелгән әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте, татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы турында сөйләшү, фикерләшү һәм тәнкыйть чыгышлары көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100