news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ачылачак

Үзәктә татар әдәбияты әсәрләрен башка халыкларга тәрҗемә итү күздә тотыла.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге эшли башлар дип көтелә. Үзәктә кардәш халыкларның әдәби әсәрләрен татар теленә һәм татар әдәбияты үрнәкләрен башка халыклар теленә тәрҗемә итү эше башкарылачак.

«Туксанынчы еллардан соң кардәш халыкларның әдәбиятын тәрҗемә итү системасы сүлпәнәйде. Рәфис Корбан рәислеге вакытында төрки халыкларның әсәрләрен татар теленә һәм киресенчә татарчадан балкар, казах, нугай һ.б. телләргә тәрҗемә итү торгызылды. Без тәрҗемә белән системалы рәвештә эш итәчәкбез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Аның әйтүенчә, матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге ТР Язучылар берлеге бинасында эшләячәк. «Грантлар белән эшләргә исәп бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча эшләнелә. Әлегә акча килеп җитмәгән, ачылу вакыты билгеле түгел. Үзәктә эшләргә теләүчеләр бар. Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100