news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлегендә “Лев Толстой һәм бүгенге көн әдәбияты” темасына сөйләштеләр

Очрашуда Л.Н.Толстойның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче әдәби тәнкыйтьче, әдәбият белгече, язучы Павел Басинский катнашты.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Быел Лев Толстой елы кысаларында Казан университетында һәм Татарстан буенча бөек рус язучысының тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә. Юбилей уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә “Лев Толстой һәм бүгенге көн әдәбияты” темасына түгәрәк өстәл утырышы булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашуда Л.Н.Толстойның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче әдәби тәнкыйтьче, әдәбият белгече, язучы Павел Валерьевич Басинский катнашты. Ул - "Лев Толстой. Бегство из рая" (2010), "Лев в тени Льва" (2015), "Лев Толстой. Свободный человек" (2017) әсәрләре авторы.

Очрашуда "Лев Толстой һәм заманча тарихи-әдәби процесс", "Прозада Толстой традицияләре", "Лев Толстой һәм әдәби тәнкыйть", "Журналистикада, Россия кинематографиясендә Лев Толстой" кебек темаларга фикер алышу булды.

Түгәрәк өстәл утырышында республиканың күренекле рус һәм татар язучылары, әдәбият белгечләре, укытучылар һәм студентлар катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot