news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге үз сафларына бер язучы һәм бер шагыйрьне кабул итте

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең кичә үткәрелгән чираттагы идарә утырышында ике яңа әгъза кабул ителгән. Алар - яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Марат Морев – Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова – Әтнә районында яшәп иҗат итүче шагыйрә.

Утырышта шулай ук ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясалган, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаучы язучылар билгеләнгән, октябрь аенда булачак юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән.

Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килүче әдәби остаханәләрнең икесенә яңа җитәкчеләр билгеләнүе дә билгеле булды. Хәзер шигърият остаханәсен Фәйрүзә Мөслимова җитәкли, ә әдәби тәнкыйтъ остаханәсен Әлфәт Закирҗанов алы барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100