news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге яшел камин янындагы тапшырулары сериясен башлый

«Яшел камин янында. Шәхесләребез» утырышының видеоязмалары социаль челтәрләр аша таратылачак.

Татарстан Язучылар берлеге яшел камин янындагы тапшырулары сериясен башлый
Рамиль Гали

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Һәр җомга көнне Татарстан Язучылар берлегенең данлыклы яшел камины янында татарның күренекле шәхесләренә багышланган утырышлар барачак. Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган мәгърифәти проект башлап җибәрде.

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү бүлмәсендә урнашкан мәшһүр камин янында проектның беренче чыгарылышы төшерелде. Беренче тапшыру күренекле язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе һәм дин әһеле Ризаитдин Фәхретдингә багышланган иде. Кунаклар күренекле галимнең мирасы, аны бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары турында фикер алыштылар.

Тапшыруда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «Татнефть» карамагындагы «Рухият» хәйрия фонды мөхәррире Рамил Миңнуллин, «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев, Кичүчат авылында Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты.

Проектның кураторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча киңәшчесе Марат Закир.

Татарстан Язучылар берлегенең данлыклы яшел камины янында беренче тапшыруларны сиксәненче еллар азагында Әхәт Мушинский башлап җибәргән иде. Язучының татар халкының күренекле шәхесләре белән әңгәмәләре «У зеленого камина» тапшыруы буларак Татарстан телекомпаниясендә ун ел чамасы дәвам итте.

«Яшел камин янында. Шәхесләребез» утырышының видеоязмалары социаль челтәрләр аша таратылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot