news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан язучылар берлеге яшь язучыларның республика семинарына әзерләнә

Семинарда катнашучы 40тан артык яшь авторның иҗаты бәяләнәчәк

 (Казан, 14 ноябрь,”Татар-информ”). 21 ноябрь сәгать 10да Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республика семинары була.

Семинар эшен Тукай клубында пленар утырыш белән башланып җибәрәчәк. Утырыштан соң танылган язучылар үзләренең иҗат остаханәләрендә семинарда катнашучы 40тан артык яшь авторның иҗатына бәя бирәчәк. Семинар "Татар әдәбиятының киләчәге кемнәр кулында?" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланачак. Иң уңышлы дип табылган авторларның әсәрләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгару күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт берлек сайты аша.

news_right_1
news_right_2
news_bot