news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә өч язучыны тәкъдим итә

Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Идарә утырышында әдәби премияләргә кандидатлар каралган.

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә өч язучыны тәкъдим итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйлмановларны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Бу хакта Берлекнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Идарә утырышында Тукай премиясенә һәм республиканың әдәби премияләренә кандидатлар каралган. Утырышта Габдулла Тукай премиясенә кандидатлардан тыш, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин премиясенә кандадитлар тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Идарә әгъзалары Гаяз Исхакый премиясенә – Рәдиф Сәгъди; Һади Такташ премиясенә – Флера Гыйззәтуллина; Җамал Вәлиди премиясенә – Фәрит Яхин; Туфан Миңнуллин премиясенә – Әмир Камалиев (Аманулла) кандидатураларын раслаганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100