news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге Туфан Миңнуллинны шагыйрь буларак танытты

Шигъри-музыкаль җыен Туфан Миңнуллинның вафатына биш еллык уңаеннан аны искә алу чарасы буларак оештырылган иде.

Татарстан Язучылар берлеге Туфан Миңнуллинны шагыйрь буларак танытты
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлеге шигъри-музыкаль җыенда Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны шагыйрь буларак танытты. Шигъри-музыкаль җыен Туфан Миңнуллинның вафатына биш ел булу уңаеннан аны искә алу чарасы буларак оештырылган иде.

Һава торышының салкынрак булу сәбәпле Язучылар берлеге бакчасында булырга тиешле кичә Тукай клубына күчте. Җыенны ачып җибәргәндә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әлеге бинаны язучыларга алып бирүдә Туфан Миңнуллинның ролен билгеләп узды.

Тукай клубы сәхнәсеннән 11 яшь шагыйрә һәм өч олпат шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның робагыйларын укыдылар. Аннары шагыйрьләр чыгышларын үз иҗатлары белән дәвам иттеләр.

Яшь шагыйрьләргә үз чыгышлары алдыннан робагый уку шарт буларак куелган иде, “өй эшен” үтәп килмәүчеләр өчен сәхнәдә үк робагый сайлап уку мөмкинлеге каралган. Ни кызганыч, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар да булды.

Тамашачы алдына үз иҗатлары белән яшь, танылган шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев, Рәдиф Кашапов һәм әле шигърияттә беренче адымнарын атлаган Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльвира Рәфыйкова чыкты.

Яшьләргә сәхнәдән чыгыш ясау буенча күренекле Марсель Галиев, Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла осталык дәресләре бирде. Ә кичәне алып баручы журналист Зимфира Гыйльметдинова Туфан абыйның робагыйларын укып, робагый укуның үзү бер сәнгать икәнлеген төшендерде. Нәтиҗәдә экспромт буларак Ркаил Зәйдулланың беренче робагые язылды.

Шагыйрьләрнең чыгышлары яшь җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Соло җырлау бүлеге студентлары, педагоглары Венера Ганиева белән бергә, Туфан Миңнуллин спектакльләрендә яңгыраган җырларны өйрәнгән инде. Тамашачы “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм башка әсәрләрдән таныш җырларны башка яңгырашта тыңлады. Сәхнәгә Р.Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, “Үзгәреш җиле” фестивале аша таныш Максут Юлдашев, Илфак Шиһапов продюсерлыгында халыкка танылып килгән Айсылу Габдинова чыкты. Өлкән буын тамашачы Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның чыгышын да алкышлар белән кабул итте.

Шигъри-музыкаль җыенда кадерле кунак буларак, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова һәм аның тормыш юлдашы Корбангали Юнысов катнашты.

Оештыручылар Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигъри-музыкаль җыенның традициягә кереп китү мөмкинлеген дә әйттеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100