news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге тарихи бина коймасына килгән зыян турында аңлатма бирде

Матбугатта һәм социаль челтәрләрдә мәдәни мирас объекты булган бинаның затлы челтәр коймасына зыян килүе турында фикер алышулар бара.

Татарстан Язучылар берлеге тарихи бина коймасына килгән зыян турында аңлатма бирде
Михаил Захаров

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге бинасының затлы челтәр коймасы үз хәленә кайтарылачак. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Татар-информ» хәбәрчесенә берлек бинасының тарихи коймасына килгән зыян турында аңлатма бирде.

“Коймаларның үзенә зыян килмәде. Өстенә боз төшеп зыян килгән бизәкләр төзәтеләчәк. Әмма ул дүрт "чаша" тарихи хәзинә түгел. Без аларны төзәтү өстендә эшлибез”, - диде Данил Салихов.

Матбугатта һәм социаль челтәрләрдә, түбәдән боз төшеп, Татарстан язучылар берлегенең мәдәни мирас объекты булган бинасының тарихи затлы челтәр коймасына зыян килүе турында фикер алышулар бара. Күбесе язучыларны тарихи бинага игътибарсызлыкта гаепли.

  • Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бина – сәүдәгәр Окошников утарына 2011 елда реставрация уздырылды. Бина борынгы челтәрле рәшәткә белән әйләндереп алынган.

“Капиталь ремонт ясалган вакытта куелган “чаша”лар ул гасырныкы түгел. Алар бик примитив ясалган әйберләр. Кайчандыр алар булгандыр, әмма югалтылган. Реставрация вакытында булганына охшатып ясап куелган. Алар юка гына калайдан сварка белән ясап куелган. Ул заманда сварка да булмаган, заклепка белән эшләнгән, караган кешегә барысы да ачык күренә. Элеккеләре тутыкмый да, бу инде тутыккан. Документларны аның муляж булуы күрсәтелгән. Шуңа күрә аны үз көчебез белән генә ремонтлатып куярбыз дип уйлаган идек. Мин үземне гаепсез дип әйтмим, чыннан да, шул вакыт ук комиссияне китертергә кирәк булгандыр”, - дип аңлата Берлек җитәкчесе.

Данил Салихов түбәдән кар төшерү мәсьәләсенә дә аңлатма бирде. “Түбәдән кар төшерү мәсьәләсендә, дөресен генә әйткәндә, бу минем дә гаептер, бер тапкыр альпинистлар чакырттык. Әмма аларның эше мине канәгатьләндермәде. Артларнынан үзем мендем, карадым һәм “Башка альпинистларны менгермибез”, дип әйттем. Чөнки балта белән боз ватып түбә имгәнә. Менә шуңа күрә үз көчебез белән төшереп булмасмы дигән әйбер иде ул. Ә менә бер көнне боз шуып шушы коймага төшкән. Ремонтлату мәсьәләсендә йөри башлаган идек”, - диде ул.

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге түбәсеннән су үткәнлеген дә искәртеп узды. Бу мәсьәләдә тиешле хатлар язылган. Җитәкче трубаларның Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән алыштырлуын да рәхмәт белән искә алды, ишегалдын үз көчләре белән карап торуларын әйтеп узды. “Ишегалдында чәчәкләр үсә, үзебез көчтән килгән кадәр карап торырга тырышабыз. Бакчада мәдәни чаралар үткәрәчәкбез, - диде ул. - Ә инде бакчага чыннан да теләсә кемне кертә алмыйбыз - капканы киереп ачып куймадык. Ишегалдында тәртип булырга тиеш. Теләсә кемне кертү хуҗасызлык булыр иде. Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында аеруча контроль булырга тиеш”.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100