news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге төрле премияләргә тәкъдим ителәсе кандидатларны карый башлады

Утырышта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтелде.

Татарстан Язучылар берлеге төрле премияләргә тәкъдим ителәсе кандидатларны карый башлады
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә иҗат остаханәләренең берләштерелгән утырышы үткәрелде. Утырышта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтү мәсьәләсе каралды. Бу хакта Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр иткән иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт ачыклык кертүенчә, остаханәләр тәкъдим иткән кандидатуралар идарә утырышында каралачак.

Иртәгә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Җәлил премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатураларны караячак.

Тукай премиясенә Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим ителәсе кандидатура гыйнвар азагында гына билгеле булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot