Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Язучылар берлеге шигырь бәйрәмен видеоязмалар форматында уздыра
Видеоязмалар социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге быел традицион шигырь бәйрәмен онлайн форматка күчерде. Социаль челтәрләрдә бәйрәмгә багышланган видеоязмалар урнаштырыла башлады.
“Язучылар берлеге адресына Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбайҗан каләм әһелләреннән, әдәбият галимнәреннән Тукай туган көнгә багышланган дүрт дистәдән артык видеоязма килде”, - дип хәбәр итә Берлекнең матбугат үзәге.
Беренче булып Берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан халык язучылар Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, төрек галиме Мостафа Өнәр, шагыйрә Чулпан Зариф (Төркия) видеоязмалары урнаштырылды.
Онлайн шигырь бәйрәмен Татарстан халык язучылары Клара Булатова, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Рабит Батулла, шагыйрь һәм тәрҗемәче Фатих Котлы һәм башкалар дәвам итә.
Флешмобка #ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН #ТУКАЙТУГАНКӨН #ПРАЗДНИКПОЭЗИИОНЛАЙН #ДЕНЬРОЖДЕНИЯТУКАЯ хештеглары белән кушылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз