news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенең XV съездында катнашмый

Россия язучылар берлеге съезды иртәгә Мәскәүдә ачыла.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенең XV съездында катнашмый. Аларның чакырулы булмавын Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге раслады: “Берлеккә андый чакырулар килмәде, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт. – Без регионнар арасында Россия Язучылар берлегенә кермәгән бердәнбер Язучылар берлеге”.

Россия Язучылар берлеге съезды иртәгә Мәскәүдә ачыла. Анда Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 182 делегат катнаша. Шулай ук региональ оешмалардан яшь язучылар да чакырулы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot