news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларын югары бәяләде

«Уңышлы проект булып чыкты, чөнки китаплары бик җайлы, юлда йөргәндә дә укып була», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларын югары бәяләде
Рамил Гали

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кәрим Караның китабын тәкъдим итү чарасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларына бәя бирде.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кәрим Караны «Җиләкле алан» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыгуы белән котлады. «Бу сериядә теләсә кем чыга алмый, менә минем әле чыкканым юк», — диде ул.

Ул «Татмедиа»ның китаплар бастыру проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. «Уңышлы проект булып чыкты, чөнки китаплары бик җайлы, юлда йөргәндә дә укып була», — диде Язучылар берлеге рәисе. 

Шулай ук Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» бастырган китапларны укырга кызык, гади һәм киң даирәдәге халыкка адресланганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100