news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм

Мәдәниятне илнең Төп законында инде күптән аерым пункт белән билгеләргә кирәк иде, дип саный Данил Салихов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясенә төзәтмәләр мәдәният һәм туган телләрнең әһәмиятен бик яхшы чагылдыра. Әлеге нигезләмәләрне инде күптән шушындый дәрәҗәдә беркетергә кирәк иде, дип белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Татар-информ» агентлыгына.

«Төп законга төзәтмәләр буенча эшче төркемгә төрле төбәкләрнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да керә. Мин аларның эшенә өмет белән карыйм һәм барысы да тормышка ашачагына ышанам», — диде ул.

68нче маддәгә төзәтмәдә «Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора. Мәдәнияткә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә һәм саклана» диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100