news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә ала

Кичәдә Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, Нури Арслан кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамов кызы Әлфия ханым һәм башкалар бар.

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә алу кичәсенең кадерле кунаклары итеп әлеге язучыларның кызларын чакырган. Хәзерге минутларда Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби кичә бара.

Кичә кунаклары арасында Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, Нури Арслан кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамов кызы Әлфия ханым һәм башкалар бар.

Кичә хатирәләр һәм музыкаль номерлар белән аралашып бара. Кунакларга музыкаль бүләк буларак Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм "Фантазия" хатын-кызлар джаз-оркестры чакырылган.

Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100