Татарстан язучылар берлеге әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә
Беренче очрашу Ркаил Зәйдулла белән 19 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан язучылар берлеге «Гомер чалымнары» дип исемләнгән әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә.
Беренче очрашу шушы көннәрдә 60 яшен тутырачак халык язучысы — Берлек рәисе Ркаил Зәйдулланың үзе белән булачак.
«Бу очрашуда сез аңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз», — дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Кичә 19 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була.