news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигъри слэм узды

Җәйге шигъри слэмда сигез яшь шагыйрә һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәнәфи Бәдигый катнашты.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген кич Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткән Җәйге шигъри слэмда төрле яшьләрдәге тугыз шагыйрь катнашты. Шигырьләрне иллеләп тамашачы тыңлады, тыңлаучылар арасында “Татар-информ” хәбәрчеләре дә бар иде.

Шигъри чараның төп оештыручысы һәм Казанда бу мәдәни чараны башлап җибәрү - Гүзәл Маликова. Быелгы чараны оештыручылар - Татар яшьләре форумы лидерлары Тәбрис Яруллин, Рәдиф Кашапов һәм танылган яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллиналар.

Шигъри слэм кагыйдәләре буенча, шигырь язучылар алдан заявка бирәләр. Слэмның беренче турында шигырьләр билгеләнгән вакыт кысаларына сыешырга тиеш – ягъни, бер минут вакыт эчендә. Шигырь башланыр алдыннан Тәбрис барабанга суга, бер минут узгач, вакыт чыкканын искәртеп тагын бер суга. Тамашачы 1дән 5кә кадәр балл белән аларның артистлык осталыгын һәм шигырьне бәяли. Икенче турга узучылар шигырьләрен үзләре теләгән кадәр вакытта укыйлар – Тәбрис барабанга сукмый.

Слэмга катнашырга 22 кеше теләк белдерсә дә, Язучылар берлеге бакчасына шуларның сигезе генә килгән булып чыкты. Барысы да яшь кызлар. Тугызынчы булып, кызлардан соң, шигырь сөйләргә өлкән яшьтәге шагыйрь-язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, галим Хәнәфи Бәдигый чыкты. Жюри аның картлыктан качу турындагы шаян шигырен югары бәяләде.

Нәтиҗәдә, бакчага яшьләрне күрергә генә дип килгән Хәнәфи ага, яшь шагыйрәләр Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Карлыгач белән бергә икенче этапка үтте. “Мин яшьләр иҗатын гына күрергә дип килгән идем, бәйгедә катнашу уем да юк иде. Яшьләребез талантлы икән, матур шигырьләр язалар, күңелле кичәләр оештыралар”, - диде Хәнәфи Бәдигый “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Икенче турдан соң Гүзәл Закированың беренче урынга чыгуы мәгълүм булды, икенче урында – Хәнәфи Бәдигый, өченче урында Алсу Сәлахова, ә дүртенчедә – Карлыгач.

Җиңүчеләр үз шигырьләрен “Печән базары”нда – Җәйге шигъри слэм финалында укыячак.

Җәйге шигъри слэм тамашачылары арасында Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Расыйх Сабирҗанов һәм берлекнең матбугат сәркатибе Нәгыйм Шагаев та бар иде.

Әлеге чара белән яшьләр Татарстан Язучылар берлеге бакчасын мондый шигъри кичәләр өчен активрак файдалану мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100