Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан язгы ташудан саклану өчен 750 миллионнан артык акча юнәлтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан язгы ташудан саклану өчен 750 миллион сумнан артык акча юнәлтте. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең «Кар сулары үтеп керүгә әзерлек һәм язгы ташу вазгыяте начараюга бәйле куркынычларны минимальләштерү» турында утырышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләде.
«Әзерлек барышында түбәндәге төп чаралар үткәрелде: 27 гидротехник корылма ремонтланды, 89 километрдан артык озынлыктагы 111 участокта елга үзәннәре һәм су төбен тирәнәйтү өчен казылган урыннар чистартылды. Моннан тыш, биш участокта ярларны ныгыту эшләре башкарылды, өч участокта елга үзәннәре турайтылды, гомуми озынлыгы 5 километрдан артык булган 16 участокта башка чаралар үткәрелде», – диде ул.
Шулай ук, аның сүзләренчә, 11 мең суүткәргеч торба урнаштырылган, ремонтланган һәм чистартылган. Бу эшләр якынча 755 миллион сумга төшкән.
«Бу узган елда һәм быелгы әзерлек чорында сарыф ителгән сумма», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз