news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан язгы чәчү өчен орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән
Язгы кыр эшләре өчен 304 мең тонна язгы культура орлыклары кирәк
Скопировать ссылку
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан язгы чәчү өчен орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Язгы кыр эшләре өчен 304 мең тонна язгы культура орлыклары кирәк. 333 мең тонна орлык бар инде, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Орлыкларның 16 проценты сыйфаты буенча калганнардан өстен тора. Мондый орлыкларның тоннасы 12 мең сум тәшкил итә. Орлыкларның 62 проценты репродуктив класска керә. Белгечләр бәяләвенчә, алар яхшы сыйфатлы булулары белән аерылып тора. Андый орлыкның тоннасын 8-9 мең сумга сатып алып була. Калган орлыклар ягъни 12 проценты түбән сыйфатлы, әмма агросәнәгать предприятиеләре аны үзләре җитештерә. Мондый орлыкларның бәясе 5-6 мең сум күләмендә бәяләнә.
Хәзер аграрийларга иң югары сыйфатлы орлыкларны Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясеннән һәм “Кулон” ЯАҖннән сатып алырга киңәш ителә. Гомумән алганда, бу предприятие һәм оешмаларда 13 мең тонна элиталы орлык бар. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тауарның бәясе кыйбатрак булуы уйландыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot