news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан явым-төшем буенча рекорд куя, кар катламы биеклеге нормадан ике тапкыр артты

Начар һава шартлары Татарстанга зур күләмдә явым-төшем алып килде, хәзер аның нормадан артуы күзәтелә.

КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев аңлатканча, республика өчен декабрьдә явым-төшем нормасы 50 мм тәшкил итә, ә кар катламының биеклеге 11 см дан артмаска тиеш.

«Кар катламының биеклеге кыш дәвамында туплану үзлегенә ия. 10 декабрьгә мәйданчыкларда кар катламының биеклеге нормада 11 см булырга тиеш. Ә хәзер бездә метеомәйданчыкларда 22 см, ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Һәм бу чик түгел, чөнки явым-төшем якын көннәрдә дә дәвам итәчәк», - дип сөйләде «Татар-информ»га Әүхәдиев.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, якындагы тәүлектә республикада буран, кар көтелә, ә яңа эш атнасында бозлы яңгыр фаразлана.

Искәртик, бүген Казан мэриясе һәм Татарстан башкаласының һәр районы кар чыгару эше турында хисап тотты. 268 берәмлек махсус техника һәм 556 юл эшчесе шәһәрне җыештырырга чыккан. Бер тәүлектә 2295 тонна кар чыгарылган.

Машина йөртүчеләрне сак булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100