news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләре «Зур тәнәфес» конкурсы финалында 5,4 млн сум акчага ия булган

19 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Зур тәнәфес» конкурсының финалы узды. Анда бөтен Россиядән 8-10 сыйныфтан 1500 укучы катнашты. Конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» проектының бер өлеше булып тора һәм миллионнан артык укучыга технологияләрдән алып сәнгатькә һәм экологиягә кадәр төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Финалда Татарстан делегациясен 18 катнашучы тәкъдим итте, шуларның өчесе 1 млн сум отты, ә тагын 13 финалист, 200 мең сум һәм 100 мең сум акча алып, призер булды. Балалар акчаны үз-үзләрен үстерүгә юнәлтә алалар. Моннан тыш, конкурста җиңү шулай ук өстәмә балл бирә һәм югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыра.

Балаларны Россия Президенты Владимир Путин да котлады: «Сезнең һәрберегез уникаль. Ә бергә сез зур команда. Сезнең белән ата-аналарыгыз, остазларыгыз һәм төбәкләр горурлана. Иң мөһиме - сез үз хыялыгызга каршына адым ясарга курыкмадыгыз!»

news_right_1
news_right_2
news_bot