news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләре үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча ота ала

Татарстанда яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә катнаша ала. Анда үз проектыңны тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Бәйгенең максаты — яшьләрне иҗатка һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, аларның идеяләрен ил файдасына тормышка ашырырга булышу. 2025 елда бу бәйге Россиянең 89 төбәген иңләгән, шулай ук аңа беренче тапкыр Абхазия вәкилләре дә кушылган. Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Ул яшьләргә белем алу һәм үсү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруны күздә тота.

«Бу безнең яшьләргә үзләрен күрсәтү һәм социаль әһәмияткә ия билгеле бер проблемаларны хәл итү өчен искиткеч мөмкинлек. Безнең республика Росмолодежь грантларын җәлеп итү буенча Россиянең биш төбәге арасына керә. Шуңа күрә, быел да Татарстан яшьләре бу процесска актив кушылыр дип уйлыйм», – диде республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Росмолодежь. Грантлар – 1 сезон» бәйгесе 2025 елның 14 февраленнән 23 мартына кадәр узды. Анда Россиянең бөтен төбәкләреннән 20 меңгә якын, шул исәптән Татарстан яшьләреннән 638 гариза тапшырылган. 1,4 меңнән артык проект җиңүче булды, аларның 47се Татарстаннан һәм алар барлыгы 27 млн сумлык грант откан.

Гаризаларны 27 февральдән 15 апрельгә кадәр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) сайтында калдырырга була.

Катнашу өчен шартлар:

  • Команда җитәкчесе һәм катнашучылары 14-35 яшьлек булырга тиеш;
  • Элегрәк бәйгедә җиңүче булган очракта да, катнашырга ярый
  • 18 номинациянең берсе буенча проект тапшырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot