Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан яшьләре Telegram мессенджерындагы чат-ботка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак
Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен Telegram мессенджерында чат-бот эшли башлый. Яшьләр сәясәте психологлары теләгән һәркемгә видеоэлемтә буенча консультация бирергә әзер, дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Кабул итүгә үзеңә уңайлы теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин. Искәртеп узабыз, 2022 елның көзеннән Татарстанда яшьләр өчен ышаныч телефоны эшли, аның номеры: 8(800)555-22-20. Шул вакыттан бирле белгечләр 968 мөрәҗәгатькә җавап биргән.
Балалар өчен ышаныч телефоны да эшләвен дәвам итә. 2022 елда 22 920 мөрәҗәгать эшкәртелгән – бу 2021 елга караганда 7,5 процентка күбрәк.
Хәзерге вакытта республикада 150 меңнән артык яшүсмер һәм яшь кешегә психолог ярдәме күрсәтелә. Белгечләргә онлайн рәвештә яки телефон аша гына түгел, психологик ярдәм үзәкләрендә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз