news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшьләре арасында иң кирәкле вакансияләр билгеле булды

«Яшьләргә эш» work-турда катнашучы Татарстан яшьләре арасында балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, җитештерү предприятиеләрендә һәм Камчатка балык эшкәртү заводларында вакансияләргә ихтыяҗ зур булып чыкты. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә «Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ директоры урынбасары Алия Адиева хәбәр итте.

Быел Татарстанда «Яшьләргә эш» work-турында Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Мамадыш шәһәрләреннән 1 меңнән артык кеше катнашты. Яшьләргә Татарстанда һәм аннан читтә вакансияләр тәкъдим иттеләр.

Work-турда республиканың 11 муниципаль районы катнашты, ә гомумән алганда, ике елда Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге Татарстанның 20 районында булды. 

Быел work-тур 28 марттан 8 апрельгә кадәр узды. Спикер сүзләренчә, чара яшьләргә порталда теркәлү мөмкинлеге, хезмәт мәшгульлеге мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен камилләштерү һәм яшь кешеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру турында хәбәр итүгә юнәлтелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100