news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын оештыруга конкурс башланды

Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына керергә теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.

«Бүген без яшьләр белән эшләүнең яңа форматлары кирәклеге турында сөйлибез. Барлык министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә бу эшкә актив кушылуларын сорыйм, чөнки нәкъ менә яшьләр – Россия үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда.

Яшьләр хөкүмәте - Министрлар Кабинеты каршындагы төрле юнәлешләрдә яшьләргә ярдәм итү чараларын үстерү буенча иҗтимагый совет.

Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора: квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстанда яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча анализ  формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.

Гаризалар 2022 елның 27 июненнән 27 июленә кадәр сайтта кабул ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100