news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләр өчен иң җәлеп итүчән төбәкләр бишлегенә керде

Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең яшьләр өчен иң җәлеп итүчән субъектлары бишлегенә керде. Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләрнең яшьләр өчен җәлеп итүчәнлегенең яңа индексы нәтиҗәләрен Көнчыгыш икътисади форумда тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы (кимү тәртибендә – Т-и. иск.) – бу бишлек аңлашыла», - дип белдерде тикшеренү нәтиҗәләрен презентацияләгән Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Александр Вайно.

Яшьләр өчен иң җәлеп итүчән төбәкләр унлыгына шулай ук Ленинград өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Красноярск крае, Воронеж һәм Төмән өлкәләре кергән. Гомумән илдәге яшьләрнең 70 проценты үзе яшәгән субъекттагы тормыштан канәгать.

«<...> киләчәктә индекс башкарма хакимиятнең җирле органнарына төбәкнең яшьләр өчен җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен аеруча перспективалы юнәлешләрне һәм үсеш зоналарын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Төбәкнең көчле һәм йомшак якларын белгән очракта, максатчан ярдәм программаларын булдырырга мөмкин <...>», - дип өстәде Вайно.

Тикшеренү 85 төбәкне колачлады, анда 16 яшьтән 48 яшькә кадәрге 48 мең респондент катнашты, дип хәбәр иттеләр Стратегик инициативалар агентлыгында. Федерация субъектлары 57 күрсәткеч буенча алты юнәлештә бәяләнгән: икътисад, мәгариф, экология һәм сәламәтлек саклау, инфраструктура, иминлек һәм төбәкнең имиджы. Шулай ук субъектларның җәлеп итүчәнлеге ике аспект буенча каралган – эчке (төбәктә яшәүче кешеләр) һәм тышкы (башка субъектларда яшәүче яшьләрнең анда күченергә әзерлеге).

news_right_1
news_right_2
news_bot