Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Яшьләр министрлыгы: Татарстан балаларны Кырымга җибәрүне туктатты
Татарстан Кырым хакимияте тәкъдимнәре нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм төркемнәрне Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына җибәрүне туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда кала, һәм алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: кайнар ризык, эчәр су белән», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Профильле ведомство җитәкчесе ачыклык керткәнчә, җәйне ярымутрауда уздырырга ниятләгән балаларга альтернатива тәкъдим итәчәкләр – Краснодар краеның диңгез ярында ял итү яки акчаларны кире кайтару.
«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими контрольдә тора. Ата-аналар мәгълүмат алу өчен 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар», - дип өстәде министр.
Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов үз указы белән 2026 елның 1 сентябренә кадәр төбәк территориясендә урыннарны броньлауны, сәламәтләндерү оешмаларына балаларны кабул итүне һәм урнаштыруны туктатты.
Вазгыятьне контрольдә тоту өчен Россия Мәгариф министрлыгында махсус штаб оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз