news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Фото: Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казанның сайлау участокларының берсендә Россия Президентын сайлауда тавыш бирде һәм республика яшьләрен шулай ук үз тавышларын бирергә чакырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда #ВсемТатарстаном яки #Большой_Сәлам» <...> дип исемләнгән тавыш бирү медиаэстафетасы көчәя бара. Яшьләр бу эстафетага актив кушылды, алар сайлауда тавыш бирә, республиканың төрле почмакларындагы дусларына һәм танышларына сәлам тапшыра. Бу инициативаны Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та хуплады», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстаннан Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучылар гамәлгә куйган эстафетага шулай ук Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов, Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, Татарстанның ел студенты Гүзәл Газетдинова кушылды. Акциядә яшьләр оешмалары белән Татарстанның КАМАЗ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Элекон» заводы һ.б. предприятиеләре дә катнаша.

Эстафетада катнашу гади: сайлауда тавыш биргәннән соң, социаль челтәргә #ВсемТатарстаном һәм #Большой_Сәлам хештегы белән видео куярга һәм эстафетаны өч кешегә яки оешмаларга бирергә кирәк.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100