news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Тукай туган көненә сораштыру әзерләгән

Бүген Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үтәләр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы язылучылары арасында шагыйрь иҗатына багышланган сораштыру үткәргән. Ведомство видеороликны Телеграм-каналында куйды.

Яшьләргә алты портрет тәкъдим ителде, алар арасында Тукайны табарга, шулай ук Казанда шагыйрь хөрмәтенә аталган урыннарны әйтергә кирәк иде. Дүртесен санап чыга алганнарга бүләккә тематик стикерпак бирделәр.

Яшьләрнең күпчелеге портретны тапты һәм күпләр икенче биремне дә үти алды. Алар Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган метро станциясен, урамны һәм аэропортны, һәйкәл һәм музейны исләренә төшерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100