news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 23 Февральгә хәрбиләр һәм госпитальләр өчен ярдәм җыя

«Бердәм Россия яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге, ТР Студентлар лигасы һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәрбиләр һәм госпитальләр, шулай ук махсус хәрби операция зонасында эшләүче тегү цехлары өчен шефлык ярдәме җыюны дәвам итә.

Инициатива Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган. Мондый акцияләргә ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип билгеләп үттеләр Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Республиканың барлык битараф булмаган халкын кирәкле әйберләр исемлеген карап чыгарга һәм алгы сызыктагы хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылырга чакырабыз. Ярдәм партиясен 15 февральдә җибәрергә планлаштырыла», - дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Ярдәм җыю Бердәм Россия яшь гвардиясе үзәге (Казан, Жуковский урамы, 12 йорт) базасында 15 февральгә кадәр оештырылган.

Ведомствода хәрбиләр өчен двигатель көче 400 кубик сантиметрдан артык булган квадроцикллар (яңа яки тотылган); двигатель көче 300 кубик сантиметрдан артык булган питбайклар (яңа яки тотылган); бензин һәм дизельдә эшли торган генераторлар; автомобильләр; FPV-дроннар; агач материаллар; рацияләр; «Булат» v.4 дроннары детекторы; җылылыкны саклый торган эчке кием һәм хәрби кием; 1нче эшелон штурм аптечкалары; «Урал», «Нива» һәм «УАЗ» өчен тәгәрмәчләр; шәхси гигиена чаралары; инвалид коляскалары, култык таяклары, таянып йөрү өчен таяклар; озак саклана торган азык-төлек продуктлары; рабица (тимер) челтәре; эш перчаткалары; газ баллоннары; яраларны бәйләү өчен материаллар; җылыткыч рулоннары; төзелеш материаллары: кадаклар, шөрепләр, инструментлар, металл почмаклар, бензин пычкысы, борау; Bambu Lab Al Mini Combo 3D-принтеры кирәк, дип хәбәр иттеләр.

Госпитальләр өчен дымлы тастымаллар, гипс һәм гади бинтлар, зажигалкалар, пластырьлар, целоформ яраларны дәвалый торган чара), канны туктата торган жгутлар, медицина салфеткалары, медицина перчаткалары (бер тапкыр кулланыла торган), 2, 5 һәм 10 миллилитрлы шприцлар, хлоргексидин кабул ителә.

Тегү цехына йокы урыны өчен әсбаплар тегү өчен тукыма, спанбонд, «Крэш» тукымасы, флис, металл тукыма кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot