news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан яшьләре"нең яңа баш мөхәррире коллективка тәкъдим ителде

Төп кыйбла безнең шул килеш калачак, диде Атлас Гафиятов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррирне тәкъдим итү булды. Моңа кадәр басманың баш мөхәррир урынбасары, аннан мөхәррир вазифасын вакытлыча башкарган Атлас Гафиятовны яңа урынга билгеләү турында хәбәрне коллективка Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов җиткерде.

Атлас Гафиятов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, әлеге басмада ул 1994 елдан бирле эшли.

“Төп кыйбла безнең шул килеш калачак, үзгәрмәячәк. Кадрлар мәсьәләсендә дә үзгәрешләр юк. Безнең басмага килеп, яңалык кертердәй кеше күрмим мин. Безгә практика узарга студентлар килә. Араларында яхшы гына язучылар да бар. Бүген эшләрлек кеше булса, без аны эшкә алабыз”, – ди басманың яңа мөхәррире.

Атлас Гафиятов билгеләп үткәнчә, газетаны авторлар “тотып тора”.

“Кайбер газеталардан аермалы буларак, без авторларыбызга гонорар түлибез. Авторлар бездән акыллырак һәм әйбәт яза. Кемнәрдер “Татарстан яшьләре” пенсионерлар газетасына әйләнде, дип тә әйтте. Без моны инкяр итмибез. Чөнки безне пенсионерлар укый һәм ел саен аларның саны кими, шуңа тираж да әзәя. Яшьләр басма матбугатны укымый. Тик моңа карап, газетаның исемен үзгәртергә җыенмыйбыз. Бәлки яңа рубрикалар өстәрбез, чөнки азмы-күмпе үзгәреш кертү кирәк”, – ди баш мөхәррир.

Аның сүзләренчә, басмада бары өч кенә кеше хезмәт куя. Тик аңа карап, коллективны зурайту планлаштырылмый.

“Сан ягыннан куарга кирәк түгел, иң мөһиме – сыйфат. Укучыларга “тере” материаллар кызыклы. Аның өчен редакциядән читкә чыгып эшләргә кирәк”, – дигән фикердә Атлас Гафиятов.

Сүз уңаеннан, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Ирек мәйданы” газетасы мөхәррире Раиф Усманов, журналист Лилия Сөнгатуллина заманында “Татарстан яшьләре”ндә иҗат юлларын башлаучылар.

“Бездә эшләргә теләгән кешеләр бар икән, без һич каршы түгел, килсеннәр. Алар безне өйрәтер, без – аларны. Һәрчак бер-береңнән өйрәнергә кирәк”, – ди баш мөхәррир.

Исегезгә төшерәбез, 23 июньдә басманың баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев озакка сузылган көчле авырудан соң вафат булды. 26 июньдә Атлас Гафиятов рәсми рәвештә бу вазифаны вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән иде. Атлас Гафиятов сүзләренчә, И.Шәрәфиев авырый башлаганнан соң ул мөхәррир вазифасын рәсми булмаган рәвештә 2016 елның октябрь аеннан алып башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100