news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татарстан яшьләре"нең киләчәге турында уйлыйбыз - Илдар Гыйльметдинов

Илдар Гыйльметдинов җитәкләгән Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы – “Татарстан яшьләре” газетасының учредителе.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Исмәгыйль Шәрәфиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы – “Татарстан яшьләре” газетасының учредителе. Комсомол оешмасы газетасы буларак оешкан “Татарстан яшьләре”н, әлеге оешмасының дәвамчысы буларак, Совет үз канаты астына алган.

“Әйе, Исмәгыйль Шәрәфиев озак авырды. Мин хәлләрен белешкәләп тордым, - диде Илдар Ирек улы “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Җирләргә кайтып өлгерә алмавым кызганыч”.

Хәзерге минутларда Илдар Гыйльметдинов Сахалинда командировкада . Дүшәмбе көнне ул. Казанга кайтып, “Татарстан яшьләре” газетасының киләчәге мәсьәләсе буенча җыелып киңәшләшеп алырга җыена. “Газетаның үзе турында да, эчтәлеге турында да Исмәгыйль Шәрәфиевның үзе белән дә, “Татмедиа” җитәкчелеге белән дә сөйләшкәнем булды. Әмма Исмәгыйльнең һәрвакыт үзе юнәлеше, үз фикере булды. Хәзер алга таба уйлап бетерергә кирәк инде”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot