news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов «Татарстан яшьләре»н «Татмедиа»га бирү тәкъдиме белән чыкты

Басманы гамәлгә куючы берничә ел элек үк коллективка «Татмедиа» структурасына күчәргә тәкъдим иткән булган.

Илдар Гыйльметдинов «Татарстан яшьләре»н «Татмедиа»га бирү тәкъдиме белән чыкты
Солтан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан яшьләре» газетасының гамәлгә куючыларының берсе — Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов басманы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә бирү теләге барлыгын әйтте. 

Татар блогерлары белән очрашу вакытында блогер һәм журналист Фәгыйлә Шакирова «Татарстан яшьләре» газетасы коллективының соравын Дәүләт Думасы депутаты, газетаны гамәлгә куючы Илдар Гыйльметдиновка бирде. Редакция блогерга газетаның киләчәге нинди булыр дигән сорауны гамәлгә куючыга бирергә үтенгән булган.

«Мин берничә ел элек үк коллективка «Татмедиа» структурасына күчәргә тәкъдим иткән идем. Әгәр дә теләк бар икән, газета редакциясе иртәгәдән үк "Татмедиа"га күчә ала. «Татарстан яшьләре» газетасын җанландырып җибәрүләрен телим. Бүгенге көндә «Татмедиа» карамагына күчү, аларның мөмкинлекләреннән файдалану дөрес булыр иде дип уйлыйм», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов коллективка төрле тәкъдимнәр әйтеп каравын әйтте. «Мөстәкыйль рәвештә генә хәрәкәтләнегез, дигән фикердә булмадым. Коллектив исеменнән без әле эшли алабыз, дип тә әйтеп карадым, төрле форматлар тәкъдим иттем. Мин коллективка бар тик яхшылык кына телим», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100