news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көнен трамвайда билгеләп үтәчәк
Халыклар бердәмлеге көнендә 11.00–14.00 сәгатьләрдә 2 нче маршрут буенча бушлай трамвай йөриячәк
Скопировать ссылку
(Казан, 3 октябрь, “Татар–информ”). Иртәгә, Халыклар дуслыгы көнендә, Татарстан Республикасының “Без...” яшьләр хәрәкәте җәмәгатьчелек игътибарын толерантлык, халыкның милләтара һәм динара берләшүе проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән акция үткәрә.
Халыклар бердәмлеге көнендә 11.00–14.00 сәгатьләрдә 2 нче маршрут буенча бушлай трамвай йөриячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Трамвай барган уңайда “Без...” хәрәкәте активистлары пассажирларга Халыклар бердәмлеге көненең тарихы хакында сөйләячәк, аларга истәлекле сувенирлар бүләк итәчәк, Татарстан территориясендә яшәүче халыклар һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләүче мәгълүмати материаллар өләшәчәк.
Трамвай пассажирлары шулай ук республика халыклары фольклоры элементлары белән таныша, шул исәптән татар, рус, украин һәм чуаш халык җырларын ишетә ала. Халыклар дуслыгы көненең бары тик 2005 елда гына гомумроссия бәйрәменә әверелүен исәпкә алып, акцияне оештыручылар халыкның яңа традициянең үзенчәлекләре турында мәгълүматын арттырырга ниятли.
Акциядә катнашучыларның иң активларына “Ватан” халык иҗаты һәм декоратив–гамәли сәнгать республика яшьләр конкурс–фестиваленә билетлар тапшырылачак. Кичен яшьләр хәрәкәте активистлары “Рубин” – “Барселона” матчын бергәләп карарга ниятли.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot