Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яшьләре хәрби хезмәткә әзерлекле килеш барырга тиеш
Татарстан яшьләре хәрби хезмәткә әзерлекле килеш барырга тиеш
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Бүген «Татмедиа» агентлыгында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының бүлек җитәкчесе Людмила Фәтхуллина, ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры киңәшчесе Николай Волков, ТР хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылев катнашында «Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш, контракт нигезендә хәрби хезмәтне үтәү һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларны социаль яклау» темасына багышланган матбугат конференциясе узды.
Дмитрий Гурылев узган елгы хәрби хезмәткә чакырылыш нәтиҗәләре белән таныштырып, быелдан кертелә торган яңалыкларга тукталды. Ул Татарстанда 2006нчы елда чакырылыш 100 процентка үтәлүен әйтте. Быел чакырылучылар 1,5 ел, ә 2008нче елдан 1 ел хезмәт итәчәкләрен белдерде. Шулай ук ул хәрби хезмәттән кичектерү шартлары үзгәрәчәген дә бәян итте.
«Чакыру комиссиясе карары нигезендә язгы-көзге чакыру кампаниясендә хәрби хезмәткә күбесенчә югары уку йортларын тәмамлаучылар җәлеп ителәчәк. Әгәр ел саен югары уку йортларын тәмамлап 10 мең егет чыкса, шуның бары 500 генә хезмәткә чакырыла. Һәм хәзер бу юнәлештә тәртип кертү турында сөйләшү алып барыла», - диде Д. Гурылев.
Шулай ук ул республикадан китүчеләр әзерлекле, тәҗрибәле һәм һөнәрләре барырга тиешлеген ассызыклады. «Республикада бу юнәлештә координацияләү оешмасы булдыру зарур, шуның нигезендә Казанда хәрби-патриотик үзәк ачу мәсьәләсе карала. Бу үз чиратында патриотик тәрбиягә, хәрби хезмәткә әзерлеккә үз өлешен кертәчәк», - диде Д. Гурылев. Патриотик тәрбия бирү үзәге 10 мең квадрат метрга исәпләнә. Ул элеккеге «Точмаш» заводы җирлегендә урнашачак. Хәзер монда инде капиталь ремонт ясалган. Ул исә 14-25 яшьлекләр өчен каралган. Людмила Фәтхуллина әлеге үзәкне ачу буенча инде документлар әзерлеген белдерде һәм юридик рәвештә аны март азагында ачырга фаразлауларын әйтте.
Хәзерге вакытта республикада армия яшендәге ир-егетләргә хәрби-хасап белгечлекләрен өйрәтү эше алып барыла. Д.Гурылев фикеренчә, бу аларга хезмәткә тизрәк ияләшү өчен кирәк. Хәрбиләр дә 1 ел эчендә генә яшьләргә ниндидер һөнәрне өйрәтүне мөмкин дип санамый. Аш-су осталары, машина йөртүчеләр, энергетикларны бүген үк армиягә җибәрергә була. Ә инде армиягә генә хас булган белгечлекләрне нәкъ менә шундагы җиһазларда өйрәтергә кирәк. Әмма әлегә бу мәсьәлә ахырына кадәр уйланылып бетмәгән.
Николай Волков исә хәрби хезмәткә чакырылучылар әзерлексез барса аларга анда көрәк һәм себерке тоттырачакларын ассызыклады. «Без исә егетләребезнең тиешле шартларда хезмәт итеп кайтуын телибез. Аннан кайткач та, ул әле мондагы тормышка да тиз арада җайлашырга тиеш», - диде Н. Волков. Шул нисбәттән ул ТР хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән Хәрби комиссариат бу эштә ярдәм итәргә тиешлеген әйтте. Билгеле булганча, ТР хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы һәм Мәшгульлек хезмәтләре белән Хәрби комиссариат арасында Килешү бар. Н. Волков әйтүенчә, Хәрби комиссариат хезмәттә булып кайтучы турында Мәшгульлек үзәгенә белешмә җибәрә. Шуның нигезендә исә эш белән ярдәм итү карала.
Людмила Фәтхуллина «ТР патриотк тәрбия» программасы турында бәян итте. «Әлеге программа 2002-2006нчы елларда эшләп килде, хәзер 2006-2010 елларга каралды. Һәм анда хәрби хезмәткә әзерлек буенча да күп игътибар бирелә», - диде ул.
Язын барлыгы 4 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Шул ук вакытта 2006 елда армия хезмәтеннән качып калган 480 кеше барлыгы да мәгълүм. Теләүчеләргә контракт буенча да хезмәт итәргә мөмкин. Быел аларның саны 475 җитә. Узган ел исә бу сан 582 булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз