news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевка машина бүләк ителде

Казанда XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевка машина бүләк ителде
Рамиль Гали

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). 19 май – Татарстанда Матбугат көне уңаеннан XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән. Ә«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган.

Быел иҗат әһелләре дистәләп номинация буенча "Бәллүр каләм"гә лаек булды. Ә төп бүләк – "Лада Калина" автомобиленә "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев лаек булды. Гран-при иясе авыру булу сәбәпле чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызына тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100