news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә башлады

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар катнаша ала.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 17 июльдән 17 августка кадәр Татарстанның Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә. 

Конкурста республиканың 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләре катнаша ала. Гаризалар www.molparlament.tatar сайтында кабул ителә.

«Гариза тапшыручыларның барысы өчен дә яшьләр соравыннан чыгып формалаштырылган белем бирү модуле оештырылачак. Һичшиксез, сексуаль көчләү темасы һәм гендер тигезсезлеге мәсьәләләре кебек темаларны күтәрәчәкбез», - диде ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.

Барлык муниципаль берәмлекләрнең Яшьләр парламентларына кандидатлар өчен тавыш бирү 1-7 сентябрьдә «Ачык Татарстан» порталында узачак.

Шулай ук июльдән сентябрьгә кадәр республикада Яшьләр сайлау алды штабы эшли, аның максаты — булачак сайлауларда депутатлыкка сайлануда яшь кандидатларга ярдәм итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot